news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе дип табылды

Казаннан тыш, туристларда Мәскәү, Симферополь, Сочи, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Екатеринбург шәһәрләре дә кызыксыну уяткан.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казан шәһәре май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе дип табылды. Бу хакта OZON.travel онлайн-турагентлыгы хәбәр итә.

Сервис аша әйбер сатып алган кулланучыларның 70 проценттан артыгы май бәйрәмнәрен Россия шәһәрләрендә үткәрүне кулай күргән. Казаннан тыш, сәяхәтчеләрдә Мәскәү, Симферополь, Сочи, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Екатеринбург шәһәрләре дә кызыксыну уяткан.

Казан туристларның поездда сәяхәт итүгә өстенлек биргән шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу рейтингта шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа һ.б. шәһәрләр бар.

Чит ил юнәлешләре арасында Грузия лидер дип табылган. 2017 ел белән чагыштырганда, әлеге илгә сатылган билетлар саны өч тапкыр арткан. Моннан бер ел элек Грузия рейтингта 10нчы урынны биләсә, хәзер ул икенче баскычта урнашкан. Бу ил шулай ук балалары белән сәяхәт итүче туристлар арасында да популяр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100