news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан машина кую урыннары белән 110,1 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгән

Әмма кайбер районнарда дефицит сизелә

 (Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казан мэриясендә башкаланың юл хәрәкәте схемасын комплекслы оештыру ысулларын контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы узды.

Аны Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Утырыш барышында Санкт-Петербург шәһәренең территория һәм транспорт инфраструктурасын үстерү фәнни-тикшеренү һәм проект институты тарафыннан, Казан шәһәренең транспорт агымы, машина кую урыннары һәм юл хәрәкәте схемасын комплекслы оештыруның гамәлдәге ысулларын өйрәнү буенча аналитик материаллар тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта Казанда 390 мең машина кую урыны бар. Иң күп урыннар башкаланың Совет һәм Авиатөзелеш районнарына туры килә. Вахитов районында исә, машина кую урыннары җитми. Гомумән алганда, Казан машина кую урыннары белән 110,1 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Шуңа да карамастан, Вахитов, Яңа Савин, Совет районнарында машина кую урыннарына кытлык сизелә. Вахитов районына, күп очракта, машина йөртүчеләр эшкә, ял итәргә килгәнлектән, башкаланың бу территориясендә машина кую өчен түләүле урыннар булдыру ниятләнә.

Санкт-Петербург шәһәренең территория һәм транспорт инфраструктурасын үстерү фәнни-тикшеренү һәм проект институты генераль директоры Валерий Мячин хәбәр иткәнчә, Казан шәһәре юллары схемасын булдыруның икенче этабы тәмам, һәм хәзер өченче этап буенча эш башланган. Икенче этап нәтиҗәләре буенча, шәһәрнең алдагы үсешен искә алып, Казан юллары буенча анализ ясалган, җәяүлеләр юллары өйрәнелгән, һәм сораштырулар уздырылган. Башкаланың транспорт моделен өйрәнү дә әлеге этапка керә, һәм эшче төркем юллар схемасын булдыруның 3 вариантын эшләгән. Бу вариантларда юл схемалары гына түгел, ә күпме акча кирәк булуы да исәпкә алынган.

Институтның социаль-икътисади тикшеренүләр департаменты җитәкчесе урынбасары Вадим Вангородский да үз чыгышында Вахитов районында эш урыннары күп булу сәбәпле, төп авырлыкның шәһәр үзәгенә төшүен, һәм шул сәбәпле, машина кую урыннары җитмәвен әйтеп үтте. Шулай ук ул, эшче төркем уздырган социаль-икътисади анализ белән кыскача таныштырып узды. Утырышта шәһәр һавасы пычрануы, читтән килгән транзит машиналар хакында да сүз булды.

Утырышта, "Казгражданпроект" институты" ААҖ хезмәткәре Талия Мөхәммәтшина хәбәр иткәнчә, аларның оешмасы Казандагы халыкның ничек урнашуын, эш урыннарының ничек бүленүен өйрәнгән. "Башкаланың Совет, Яңа Савин районнарында эш урыннары җитмәү сизелә. Вахитов районында исә, халык саны аз, әмма эш урыннары күп. Бу - Казанда балансның булмавын күрсәтә", - диде ул.

Талия Мөхәммәтшина 2020 елга кадәр башкалада төзеләчәк объектлар белән дә таныштырып үтте. Аның сүзләренчә, Казанда 2020 елга кадәр 7,5 миллион квадрат метр мәйданда, ә 2020-2030 еллар дәвамында 10 миллион квадрат метрга кадәр торак йортлар төзеләчәк.

Ул шулай ук, бу торак районнарның Киров районында, Залесный бистәсендә һ.б. бистәләрдә төзеләчәген, сәнәгать оешмалары артачагын да әйтеп үтте.

Проектның җитәкчесе Станислав Володченко хәбәр иткәнчә, әлеге этапта ясалган нәтиҗәләргә таянып, Казан шәһәренең транспорт моделе булдырылган.

Башкаладагы транспорт күләмен киметү, юлларда хәрәкәтне җайга салуның ул берничә вариантын тәкъдим итте. “Без, закон нигезендә, кешеләргә шәхси транспортта йөрүне тыя алмыйбыз, шуңа да юлларда хәрәкәт итүне җайга салуның яңа ысулларын уйлап табарга кирәк. Беренче чиратта, җәмәгать транспортына басым ясап, аны үстерү һәм конкурентлы итү зарур”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100