news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан марафонында 45 мең кеше катнашачак

Быел Казан марафонында Россиянең 78 төбәгеннән һәм 39 илдән 45 мең кеше катнашачак. Ярышларның приз фонды 10 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Казан Марафоны кысаларында бишенче мәртәбә марафон буенча Россия чемпионаты узачак, анда Россиянең әйдәп баручы спортчылары ярышачак. Алар арасында җиңел атлетика буенча 32 тапкыр Россия чемпионы Владимир Никитин да бар. 2026 елда ул карьерасында икенче тапкыр Казан марафонында катнашачак.

Узган еллар белән чагыштырганда, чит илләрдән катнашучылар саны да рекордлы булачак – 876 кеше. Аларның кайберләре Казанга марафонда катнашу өчен Белоруссиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Германиядән һәм Кениядән махсус килгән.

Казан марафоны 1 майдан 3 майга кадәр узачак. Ярышларның йомгаклау көнендә марафон буенча Россия чемпионаты узачак. Марафон трансляциясен «Матч ТВ» федераль телеканалы эфирында күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot