news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан марафонына 41 меңнән артык кеше теркәлгән

2026 елның 1 маеннан 3 маена кадәр узачак Казан марафонына рекорд сандагы 41 меңнән артык кеше теркәлгән. Ярышларда Россиянең 85 төбәгеннән һәм 37 чит илдән килгән йөгерүчеләр катнаша. Чараны оештыручылар бүләк фондының 10 миллион сум булуын хәбәр итә.

Катнашучылар арасында Германия, Төркия, Норвегия, Әрмәнстан, Малайзия, Марокко, Мексика, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка дәүләт спортчылары бар.

35 меңнән артык җанатар йөгерүчеләргә көч биреп торачак. Чараны оештыруда 1 меңнән артык волонтер ярдәм итә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Чара Казанда бишенче тапкыр оештырыла торган марафон буенча Россия чемпионатына охшаш булачак. Шулай ук быел беренче тапкыр 35 яшьтән олырак тәҗрибәле спортчылар арасында «Мастерс» категориясе буенча Россия чемпионаты узачак.

Казан марафоны программасы өч көнгә бүленгән. Әйтик, 1 майда йөгерү буенча балалар ярышы оештырыла. Икенче көнне, 2 майда, катнашучыларга 3 һәм 10 чакрым арага йөгерергә тәкъдим ителә. 3 майда йөгерүчеләргә ике төрле трасса әзерләнә – ярыммарафончылар 21,1 чакрым арага, марафончылар 42,2 чакрым арага йөгерәчәк.

Шулай ук танылган паралимпиячеләр, халыкара ярышларда призлы урын яулаучылар һәм яшь катнашучылар ярышы көтелә.

Йөгерүчеләр шәһәрнең матур урыннары: Миллениум күпере, Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге, Иске Татар бистәсе һәм башка истәлекле урыннар аша узачак. Спортчылар өчен дистанция буена туклану пунктлары оештырыла.

2 майда, күркәм гадәт буенча, марафонда катнашучыларның барысын да Милләтләр парадына – төрле илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан килгән йөгерүчеләрне сәламләү чарасына чакыралар.

Казан марафонында катнашырга теләүчеләр бүген көн дәвамында сайтта гариза бирә ала. Спортчыларга номерларны 1 һәм 2 майда Үзәк стадионда бирәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Казан марафоны тарафыннан Мәскәү марафоны һәм Петербург марафоны белән бергә Россия марафоннары лигасына һәм БРИКС марафоннары лигасына нигез салынды. Киләчәктә аңа Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм башка илләр кушылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot