news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан марафонын «Татмедиа» бинасы түбәсеннән видеога төшергәннәр

Татарстан Спорт министрлыгы «Татар-информ» белән «Татмедиа» бинасы түбәсеннән төшерелгән Казан марафонының видеосы белән уртаклашты. Югарыдан төшерелгән кадрларда меңләгән катнашучының Татарстан башкаласының матур маршрутлары буенча дистанцияләрне үтеп, шәһәр урамнарын тутырып йөгергәнен күрергә мөмкин.

Искәртик, Казан марафоны 3 һәм 4 майда узды. Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды, приз фонды 7,4 млн сум тәшкил итте.

Казан марафоны-2025тә рекордлы санда – 35 мең кеше катнашты. Дмитрий Неделин җиңүче булды, ул 42,2 км араны 2:09:38 вакытта үтте. Аңа Алексей Соколовның 2007 елда куелган илкүләм рекордын кабатларга нибары 30 секунд җитмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot