news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан марафоны вакытында милләтләр парады була

Ярышлар 1-2 майда Казан үзәгендә узачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 2021 елгы Казан марафонында милләтләр парадын үткәрү планлаштырыла. Анда һәр теләүче катнаша ала.

Берәр дистанциядә катнашу теләге белдергән теләсә кайсы йөгерүче үз иле яки Россия төбәге данын яклый ала. Парад ярышларның беренче көнендә, 1 майда узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортчылар Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннары — Казан Кремле, Үзәк стадион, Кабан күле һәм Меңьеллык паркы яныннан йөгереп узачак.

Киңкүләмле чарада катнашучыларга лекторий һәм паста-пати, шулай ук күргәзмә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot