news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан марафоны Риодагы Олимпиадага Россия җыелмасы составын билгеләячәк

Октябрь башында Казан марафонында катнашучыларны теркәү старт алды

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 15 нче маенда узачак Казан марафонында катнашучыларны 1 нче октябрьдән терки башладылар. Оештыручылар 10 меңләп кеше катнашуын фаразлый.

Марафон, 2015 нче елдагы кебек үк, "Kazan-Arena" стадионында старт алып, финиш та шунда ук булачак. Аның маршруты Казанның мөһим урыннары буенча узачак. 2016 нчы елда Казан марафоны кысаларында 42,2 чакрымга (классик марафон), 21,1 чакрым  (ярыммарафон) һәм 10 чакрымга йөгерешләр үтәчәк. Моннан тыш, беренче тапкыр 3 чакрымга ГТО-йөгереш оештырыла, аның нәтиҗәләре “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексы нормативлары үтәлеше кебек исәпкә алыначак, дип хәбәр итә чараның матбугат хезмәте.

Казан марафоны директоры Вадим Янгиров сүзләренә караганда, “безнең трасса Ауропада иң мавыктыргычы гына түгел, ә иң тизе дә булып тора, бу катнашучыларга югары нәтиҗәләр күрсәтергә һәм йөгерешнең дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе тарафыннан, нәкъ менә Казан марафоны-2016 кысаларында Россия чемпионатын уздыру турында карар кылынды. Аның йомгаклары буенча Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына Россия җыелмасы составы билгеләнәчәк.

Искәртеп узабыз: беренче тапкыр Казан марафоны агымдагы елның маенда үткән иде. Анда Россиянең 98 шәһәреннән, шулай ук Кытай, Германия, Польша, Казакъстаннан 2500 дән артык йөгерешче катнашты.

Казан марафоны ТР Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100