news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан марафоны-2018”дә катнашучыларны теркәү башланды

2018 елда традицион йөгереш Timerman спорт чаралары кысасында уза.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). 20 майда узачак “Казан марафоны-2018”дә катнашучыларны теркәү башланды. Бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәрендә марафонның рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Яңа елда “Казан марафоны” Timerman спорт чаралары кысасында уза. Татарстанда җиңел атлетика йөгереше, ачык суда йөзү, чаңгы узышлары һәм триатлон ярышлары, шулай ук велоузыш булачак. Йөгереш, гадәттәгечә, дүрт дистанциядә: 42,2 чакрым, 21,1 чакрым, 10 чакрым һәм 3 чакрымда булачак. Катнашу өчен tatar.run сайтында теркәлергә кирәк.

“Казан марафоны” Татарстан башкаласында 2015 елдан үткәрелеп килә һәм ул Казанның эре җиңелатлетика чарасы булып тора. Марафонда төрле елларда Россиянең популяр медиа шәхесләре катнашты. 2016 елда, мәсәлән, йөгерешкә җырчы һәм актриса Вера Брежнева чыкты.

“Казан марафоны-2018”гә Тина Канделаки килүе мөмкин: марафон директоры Вадим Янгиров шәхсән үзе “Матч ТВ” генераль продюсерын йөгерештә катнашырга чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100