news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Малмыж трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән - фото

Пассажир автобусы кюветка әйләнеп төшкән.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына Татарстанның Биектау районында автобус һәм прицеп тагылган йөк машинасы бәрелшүе турында хәбәр килеп ирешә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге 5 сәгать тирәсендә Казан-Малмыж трассасының 26 чакрымында - Калинино авылы янында булган. Бәрелешкәннән соң йөк машинасының прицебы әйләнеп төшкән, ә автобус кюветка тәгәрәгән.

 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, автобус йөртүченең аягы җәрәхәтләнгән. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Коткаручылар, машиналарның ялкынлануын булдырмаска дип, транспорт чараларынынң аккумуляторларын сүндергәннәр һәм трассага аккан ягулыкны юдырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100