news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан – Малмыж» автомобиль юлын яктыртуга 20 млн. сум акча тотылган

Былтыр башланган эш быел да дәвам иттереләчәк

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елны «Главтатдортранс» дәүләт учреждениесе белән төзелгән дәүләт контракты нигезендә «Форс Мегастрой» ЯАҖ тарафыннан «Казан – Малмыж» автомобиль юлына яктырткычлар урнаштыру эше башланган иде. Биредә сүз М-7 автомобиль юлыннан Татарстанның Биектау районы Калинино авылына кадәр илтә торган юл участогы турында бара.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган белешмә буенча, ясалма яктырту җиһазлары урнаштыру эшләренә контракт буенча 166,4 млн. сум акча каралган, былтыр исә шуның 20 млн. сумы сарыф ителгән. Шушы акча «Идел»/«Волга» М-7 федераль автомобиль юлының 807 нче чакрымындагы юллар чатыннан Биектау районы үзәгенә таба 1 чакрым араны яктырту мөмкинлеге биргән. Аңлашыла ки, башланган эш быел да дәвам иттереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot