news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәпләрендә көзге каникулны күчерергә тәкъдим иттеләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәктәпләренә көзге каникулның датасын үзгәртергә киңәш итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

Ведомствода балаларга 21-28 октябрьдә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, мондый тәкъдим бары тик Казан мәктәпләренә генә кагыла. Татарстанның калган барлык мәктәпләрендә каникул 1-6 ноябрьдә узачак.

Көзге каникулны күчерү сәбәбе әйтелми. Әмма 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС илләре саммиты үтүен искәртик.

news_right_1
news_right_2
news_bot