Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәктәпләрендә көзге «Игелек атнасы» башланды
Күркәм гадәт буенча, Казанның белем бирү учреждениеләрендә көзге «Игелек атнасы» башланды. Мәктәп укучылары 20 сентябрьгә кадәр волонтерлык һәм хәйрия чараларында, экологик үзаңны, үзара ярдәм культурасын үстерүгә һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртуга юнәлдерелгән инклюзив чараларда, проектларда катнаша, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Программа «Тынычлык көне»ннән башланып киткән. Мәктәпләрдә гражданлык-патриотик темасына кагылышлы чаралар, илкүләм акцияләр үткәрелгән. Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы темалары буенча фикер алышуга аерым игътибар бирелгән.
15 сентябрьдә «Дүрт аяклы тугры дусларга ярдәм итү көне» уздырыла. Укучыларга хайваннарга карата кызыксыну уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү, аларны карау кагыйдәләре, хайваннарны яклау оешмалары эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Балалар приютларга бара, әлеге теманы чагылдыра торган брошюралар, плакатлар әзерли ала. Бу көнне шулай ук «Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы» программасы тәкъдим ителә.
16 сентябрьдә «Бердәмлек һәм тынычлык көне» кысаларында укучыларны инвалид, сәламәтлеге чикле балалар һәм төрле мәдәният әһелләре белән очрашулар, интерактив чаралар көтә. Программага илебез халкының гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм көндәлек тәҗрибәләре белән таныштыра торган «равный равному/син дә миңа тиң, мин дә сиңа тиң» әңгәмәләре, кече интервью һәм «җанлы китапханәләр» кертелгән. Шулай ук инклюзив спорт һәм интеллектуаль турнирлар оештырырга, әлеге теманы яктырта торган кинолар күрсәтергә, хөрмәт, үзара аңлашу һәм аралашу культурасы темалары буенча фикер алышу чаралары үткәрергә җыеналар.
17 сентябрьгә «Игелекле гамәлләр көне» билгеләнгән. Мәктәпләрдә өлкәннәргә, инвалидларга һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итү өчен волонтерлык командалары оештырыла. Моннан тыш, укучыларга хәйрия концертлары һәм иҗади акцияләр оештыру мөмкинлеге бирелә. Алар җыелган акчаларны социаль проектларга юнәлтә ала.
Җомга көнне, 18 сентябрьдә «Игелек атнасы»нда катнашучылар экология белән бәйле «Яшел эшләр исемлеге» чарасында катнашачак. Алар өчен экология дәресләре, калдыклар җыю акцияләре, табигатьне саклау проектлары бәйгесе үткәрелә. Укучылар экологик төркемнәр булдырып, үзләренең шәхси тәкъдимнәрен җиткерә ала.
«Игелек атнасы» программасын 19 һәм 20 сентябрьдә уздырылачак хәйрия ярминкәләре, фестивальләре тәмамлый. Катнашучылар ярминкә өчен кул эшләнмәләре: бизәнү әйберләре, керамика, кечерәк картиналар, фотосурәтләр, бәйләнгән кием-салым һәм башка иҗади эшләр тәкъдим итә ала. Сәламәт туклану мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү өчен ярминкәләргә өстәмә рәвештә файдалы ризыклар алып килергә була.
Җыелган акчалар балалар йортларына, каты авыручыларны дәвалауга, мохтаҗ балаларга, шулай ук башка социаль тәкъдимнәргә, шул исәптән хайваннарга ярдәм итүгә тотылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз