news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәпләрендә физика, математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми

25 Казан укытучысының эш стажы 50 елдан артык.

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучылары, шулай ук рус теле, физика һәм математика укытучылары җитешми. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Ул 5 октябрьдә укытучылар көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Бүген Казан белем бирү учреждениеләрендә 8 меңнән артык укытучы эшли. Алар арасында яшь белгечләр дә, күпьеллык хезмәт стажы булган кешеләр дә бар. Казанда 25 укытучының хезмәт стажы 50 елдан артык.

Соңгы ун ел эчендә Казан мәктәпләрендәге укучылар һәм укытучылар саны нисбәте елдан-ел арткан. 2013 елда ул уртача 15,9 пунктны тәшкил итсә, хәзер исә – 21,4. Соңгы ун ел эчендә шәһәр мәктәпләрендә укучылар саны 53 процентка, ә укытучылар саны 6 процентка гына арткан.

«Бу тагын бер кат әлеге өлкәдә белгечләр кирәклеген күрсәтә. Иң зур кытлык башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле, физика һәм математика укытучылары арасында», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100