news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәпләрендә 9 сыйныфны тәмамлаучылар 11 сыйныф укучыларыннан ике тапкыр күбрәк

2024 елда Казан мәктәпләренең 11нчы сыйныфны тәмамлаучы 5,8 мең укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Быел 9нчы сыйныфны 14 мең укучы тәмамлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аныкланганча, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау 24 һәм 25 майда яңгыраячак. Бу көннәрдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар уза. Анда традиция буенча укучыларның ата-аналары, узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар һәм башка кунаклар була.

Искәртик, Казанда 201 мәктәп эшли, шуларның 170е - муниципаль учреждениеләр. 2023/2024 уку елын якынча 174 мең бала тәмамлый, шуларның 163 меңнән артыгы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыган.

Элегрәк Мәскәүдә Җәлил исемендәге мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыравы хәбәр ителгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - татар теле дәресләре алып бара торган башкала мәгариф учреждениеләренең берсе. Әлеге мәктәп 1997 елдан бирле эшли, анда 32 милләт балалары белем ала. Өстәвенә, аның укучылары даими рәвештә Казанда татар теле буенча олимпиадаларда беренче урыннарны ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100