Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында «Гәүһәр» проекты дәресләре дәвам итә
Казан мәктәпләре һәм бакчаларында «Гәүһәр» проекты дәресләре дәвам итә. Проектны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән бишенче ел рәттән уздыра. Бу хакта Казан мэриясе телеграм-каналында хәбәр итә.
Проектта барлыгы 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша. Татар биюе һәм сөйләм осталыгы дәресләре белән беррәттән берничә мәктәптә вокал һәм инструменталь ансамбль дәресләре дә уза.

Проект кысаларында дәресләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Казан мэриясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз