Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәктәпләре быел рекордлы санда укучылар кабул итәчәк
Быел мәктәп парталары артына 174 меңнән артык бала утырачак, шуларның 20 меңе - беренче сыйныф укучылары. Бу 20 ел эчендә иң югары күрсәткечләр. Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов мэриядә эшлекле дүшәмбедә шул хакта сөйләде.
«Белем көнендә 4 яңа мәктәп ачыла. Алар - Сибгат Хәким һәм Рауис Гәрәев урамнарында, шулай ук «Салават күпере» торак районында һәм «Якты үзән» торак комплексында», - диде Ризванов.
Аның сүзләренчә, яңа мәктәпләр күп функцияле спорт зоналары, трансформацияләнә торган белем бирү киңлекләре һәм җиһазланган укыту кабинетлары белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасының үз концепциясе һәм дизайны бар.
«Казан - илдә яңа уку йортларын файдалануга тапшыру буенча рекордсменнарның берсе, әмма утызга якын микрорайон мәктәпләргә кытлык кичерә», - дип өстәде Ризванов.
Аның сүзләренчә, ел саен мәктәп укучылары саны 8-10 меңгә арта. Проблеманы мәктәп маршрутлары ярдәмендә өлешчә хәл итәләр. Мисал өчен, Вишневка һәм Привольный бистәләрендә эшләр шулай тора. Казанга көн саен 31 мәктәп маршруты буенча 2 меңнән артык баланы алып киләләр.
Яңа мәктәпләр төзелеше белән бергә яңа урыннарга ихтыяҗ янкормалар төзү белән хәл ителә. Моннан тыш, быел 17 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы ремонтланды. Аларның барысы да Белем көнендә ачылуга әзер булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз