news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбенә бер укучы пычак белән килгән

Бүген Казанның 39 нчы мәктәбенә бер укучы пычак белән килгән. Укытучылар полиция чакыртырга мәҗбүр булган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, өченче сыйныф укучысы мәктәпкә пычак алып керә алган. Тәнәфес вакытында ул аны чыгарган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, баланың начар нияте булмаган, ул бары тик сыйныфташлары алдында пычагы белән мактанырга гына теләгән.

Укучының яшьтәшләре курыккан һәм укытучыларга сөйләгән. Укытучылар полиция чакырткан.

Бала белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар сөйләшә, укучының пычагын алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot