news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбе педагогы Радик Хәбиров Татарстанның «Ел укытучысы» булды

Казан мәктәбе педагогы Радик Хәбиров Татарстанның «Ел укытучысы» булды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

108 номерлы Казан мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров Татарстанда «Россия ел укытучысы - 2024» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Ул республиканы сентябрь-октябрьдә Саратов өлкәсендә узачак бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Мин һәрвакыт конкурс – ул аралашу өчен мәйданчык, педагогик үсеш һәм осталык мәктәбе дип уйлый идем. Әмма бу көннәрдә хезмәттәшләр белән эшләгәндә бәйгенең трансформация өчен мәйданчык булуына төшендем. Һәм без барыбыз да яхшы якка үзгәрдек», - дип белдерде Хәбиров бүләкләү тантанасында.

Журналистлар белән әңгәмәдә җиңүче башта инженер-төзүчегә укуын, кызыл диплом белән төзелеш университетын тәмамлавы турында әйтте.

Хәбировка җиңүче дипломы, пеликан сыны һәм акчалата сертификатны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы 30 елдан артык ел саен уздырыла. Ул иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, перспективалы белем бирү практикаларын популярлаштыруга һәм әлеге һөнәрнең уңай имиджын формалаштыруга юнәлтелгән.

Ел саен республиканың 800дән артык укытучысы әлеге һөнәри конкурста катнаша, мәктәп, муниципаль, зона этапларын уза. Республика дәрәҗәсенә 65 укытучы чыга.

2023/2024 уку елында мәктәп этабы декабрьдә, муниципаль этап – декабрьдә-гыйнварда, зона этабы – 1 февральдән 22 февральгә кадәр узды. Төбәк этабы 18-22 мартта үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100