news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан май комбинаты май экспортлауны 28 процентка арттырган

Россиядә һәм Көнчыгыш Европада алдынгы май продукциясе җитештерүчеләрнең берсе булган Казан май комбинаты үз продукциясен экспортлау темпларын арттыруны дәвам итә.

2023 елның дүрт аенда Казан май комбинаты 71 мең тонна май экспортлаган: Кытайга, Иранга, Төркиягә, Әзербайҗанга һәм Казахстанга - 61 мең тонна көнбагыш мае, Кытайга һәм Иранга 10 мең тоннадан артык рапс мае җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 28 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

2022 елда Казан май комбинаты 244 мең тонна көнбагыш мае һәм 28 мең тонна рапс мае җитештергән. Иран, Кытай һәм Белоруссиягә комбинат 135 мең тонна көнбагыш мае экспортлаган. Иранга һәм Кытайга 18,5 мең тонна рапс мае җибәрелгән. Бу продуктның гомуми экспорт күләме 150 мең тоннадан артык.

Узган ел көнбагыш һәм рапс майларын Кытайга экспортлау җайга салынды. Партнерлык продуктның ихтыяҗлы булуын күрсәтте, шуңа күрә экспорт элемтәләре ныгый бара һәм яңа сату базарлары арта.

Компания продукциясе даими рәвештә иң зур Россия һәм халыкара тармак конкурсларында призлы урыннар ала, болар: «Россиянең иң яхшы 100 товары», «Иң яхшы продукт», «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары», «Экологик имин продукция» һ. б. конкурслар. Предприятие продукциясе Mr.Ricco, Kisoy, «Томаччо», «Ласка», «Миладора», «Азбука Кухни», «Чудесная семечка» һәм Pro Food брендлары белән чыгарыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100