news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр юнәлешләр бишлегенә керде

Татарстан башкаласы, моннан алдагы еллардагы кебек үк, май бәйрәмнәрендә Россия буенча иң популяр юнәлешләр арасына керде. Казан әлеге рейтингта дүртенче урынны били, дип хәбәр итә Tvil.ru сервисы.

Сервис аналитиклары 2022 елның 1-10 маенда туристларның торак белешеп куюына бәйле мәгълүматларны тикшергән.

Санкт-Петербург шәһәре иң популяр юнәлеш булып чыккан. Төньяк башкалада ял итәргә теләүчеләр узган ел белән чагыштырганда 20 тапкыр арткан, дип раслый сервисның матбугат хезмәте.

Шуннан соң исемлекне Сочи, Ялта һәм Казан дәвам итә. Иң популяр унлыкка шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Кисловодск, Калининград, Ярославль һәм Волгоград шәһәрләре кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100