news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан май аенда ялгыз ял итү өчен популяр юнәлешләр унлыгына кергән

Казан май аенда ялгыз ял итү өчен популяр юнәлешләр унлыгына кергән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казан май аенда ялгыз ял итү өчен популяр булган юнәлешләр рейтингының алтынчы баскычында урнашкан. Туристлар ТР башкаласында уртача өч төнгә туктала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче урында – Санкт-Петербург. Броньланган кунакханәләрнең һәм фатирларның 13 проценты Россиянең мәдәният башкаласына туры килә. Икенче урында – Мәскәү (12 процент). Лидерлар өчлеген Сочи (11 процент) яба. Бишлеккә Калининград һәм Анапа кергән.

Май аенда бер кешегә броньлар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 10 процентка арткан, дип хәбәр итә «ТВИЛ.РУ» сервисы.

Исегезгә төшерәбез, май бәйрәмнәрендә ТР башкаласына 90 мең турист килгән иде. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 83 процентны тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot