news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Махачкала автобусы рейсы Россиядә иң озын маршрутларның берсе дип танылды

Маршрутның озынлыгы 1950 километрны тәшкил итә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан һәм Махачкала шәһәрләре арасында йөри торган автобус рейсы Россиядә иң озын маршрутларның берсе булып тора. Россиядәге озын шәһәрара автобус маршрутлары рейтингын OneTwoTrip сервисы аналитиклары төзегән.

Казаннан Махачкалага бара торган маршрутның озынлыгы 1950 километрны тәшкил итә.

Иң озын маршрут — Дербенттан Санкт-Петербургка, аның озынлыгы 2706 километр. Икенче урынны Махачкала-Санкт-Петербург маршруты алды. Өченче урында Элиста-Санкт-Петербург рейсы тора. Шулай ук Ставропольдән Петербургка булган рейс та иң озын маршрутлар бишлегенә керә.

Автобуста 2 мең километр юл узу бер ярымнан ике тәүлеккә кадәр вакытны ала. Әмма мондый рейслар экономияле пассажирлар арасында популяр, дип билгеләп үтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot