news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәдәният институтында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә узды

Казан дәүләт мәдәният институтында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Мәхәббәт.Яз.Тукай» дигән әдәби кичә узды. Танылган текстолог, Тукайны өйрәнүче галим, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Рәмиев шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында сөйләде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шагыйрә, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, әлеге институтны тәмамлаган Клара Балтина студентларны үз тикшеренүләре һәм Тукайга багышланган шигырьләре белән таныштырды. Кичәдә бөек шагыйрьнең Равил Бохараев, Алсу Вәлиева һ.б. тәрҗемә иткән татар, рус һәм инглиз телендәге шигырьләре яңгырады», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100