Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәчетләренең кайсыларында тәравихта хәтем кылынуы билгеле

2025 елның 28 февраленнән 28 мартына кадәр Рамазан ае дәвамында Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән таравих-намазлар укыла. Кайбер мәчетләрдә тәравих вакытында Коръәнне хәтем кылалар – Кәлам Шәрифне тулысы белән укып чыгалар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Тәравих намазын Коръәнне хәтем кылып уку мөселманнар өчен сөннәт һәм олы әҗер-савапларга ирешүгә сәбәп булып тора.
2025 елда Рамазан шулай ук Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен үзенчәлекле булачак, чөнки Казанның 35 мәчетендә таравих намазы вакытында Коръән хәтем кылыначак. Без бу мәчетләрнең исемлеген әзерләдек. Рамазан якынайган саен, ул яңартылырга һәм тулыланырга мөмкин.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәте:
1) «Нур-әл Ислам» (Северный мкр, Муса Бигиев ур., 36);
2) «Тәүфыйк» (Лечебная ур., 7);
3) «Салихҗан» (Бестужев ур., 66А);
4) «Казан Нуры» (Фатих Әмирхан ур., 3 к2);
5) «Өмет» (Борисоглебское торак массивы, Школьная ур., 4А);
6) «Фатиха» (Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2А);
7) «Рахмәтулла» (Симонов ур., 2).
Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте:
1) «Ярдәм» (Серов ур., 4А);
2) «Сөләйман» (Ютазы ур., 8);
3) «Бишбалта» (Кызыл Армия ур., 27);
4) «Әхмәдзәки» (Осиновский тыкрыгы, 16А);
5) «Миргазиян» (Декабристлар ур., 111).
Совет районы мөхтәсибәте:
1) «Әхтәм» (Киндери бистәсе, Азин ур., 101А);
2) «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи ур., 2);
3) «Рәшидә» (Вознесенский торак массивы, Цветочная ур., 24);
4) «Саләх» (Мамадыш тракты ур., 18);
5) «Вәлидәйн» (Тамчы ур., 42);
6) «Шәрәфетдин» (Ягодная ур., 6Д);
7) «Бохара» (Дальний бистәсе, Бухарская ур., 3А).
Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте:
1) «Кол Шәриф» (Кремль территориясе, 13);
2) «Зәңгәр» (Фатих Кәрим ур., 19/8);
3) «Галиев» (Габдулла Тукай ур., 40/22);
4) «Кабан арты» (Һади Такташ ур., 26);
5) «Әмәт» (Әмәт торак массивы, Дачная ур., 3А);
6) «Ирек» (Федосеевская ур., 5);
7) «Ризван» (Хөсәен Мәүлетов ур., 48А);
8) «Әниләр» (Газовая ур., 18);
9) «Әл-Иман» (Магистральная ур., 22);
10) «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» (Дубравная ур., 2В);
11) «Рөстәм» (Хороводная ур., 58);
12) «Әтиләр» (Кояшлы бистәсе, Күлбаш ур., 13).
13) «Хүзәйфә» (Юлиус Фучик ур., 52, корп. 1).
14) «Ал» (Мәҗит Гафури ур., 67).
15) «Мәрҗани» (Каюм Насыйри ур., 17)
16) «Иман җәүһәре» (Вишневский ур., 12)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз