news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәчетләрендә Корбан гаете чаралары 3.00 сәгатьтә башлана

Якшәмбе, 16 июньдә, Казан мәчетләрендә Корбан гаете чаралары 3:00 сәгатьтә иртәнге вәгазь укудан башлана. Башкала мэриясе сайты шул турыда хәбәр итә.

2:00 сәгатьтә җәмәгать транспорты йөри башлый. 6, 10, 15, 30 нчы номерлы автобус һәм 2 нче номерлы троллейбус маршруты буенча җәмәгать транспорты шәһәр халкын мәчетләргә кадәр илтәчәк.

Корбан чалу йолалары өч көн – 16, 17 һәм 18 нче июнь көннәрендә дәвам итәчәк. Корбан чалу өчен махсус билгеләнгән урыннар:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы

«Казан нуры» мәчете (Ф. Әмирхан ур., 3)

«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)

«Фатиха» мәчете (Кадышево бистәсе, Рихард Зорге ур., 2а)

Вахитов һәм Идел буе районнары

«Әл-Мәрҗани» мәчете (К.Насыйри ур., 17)

«Тынычлык» мәчете (Мирный бистәсе, Мелитопольская ур., 15)

«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193)

«Ризван» мәчете (Х.Мәүлетов ур., 48а)

«Апанай» мәчете (К.Насыйри ур., 27)

«Корбан бәйрәме» комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6)

Киров һәм Мәскәү районнары

«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)

«Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23)

«Җомга» мәчете (Юдино бистәсе, Ильич ур., 4)

«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а)

«Рәҗәб» мәчете (Энгельс ур., 20/39)

Совет районы

«Билал» мәчете (Вознесенское бистәсе, Иркен ур., 29)

«Котдус» мәчете (Карьер бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16)

«Иман нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а)

«Әхтәм» мәчете (Киндери бистәсе, Азина ур., 101а)

Җәмәгать урыннарында тәртип саклау һәм мөселманнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү торачак.

Бәйрәм көнне, 16 нчы июньдә, ТРның Милли китапханә янындагы яр буенда «Корбан-фест» узачак. Чараның кунакларын интерактив һәм гаилә конкурслары, мастер-класслар, күргәзмәләр, утлы шоу һәм фотозона көтәчәк.

«Чара 17:00 сәгатьтә башлана», – дип хәбәр итте Казан шәһәре башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100