Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәчетләрендә экстремизм таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча имамнар җыелышы узды
Татарстан мөфтиятендә Казан имамнары өчен мәчетләрдә экстремизм таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча семинар узды. Анда башкаланың 80 нән артык мәхәлләсеннән хәзрәтләр катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов рәислегендә узды. Җыелышта шулай ук мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, Казан Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов, Казан шәһәре баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге башлыгы Ленар хәзрәт Хамматов һәм башкалар катнашты.
Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте имамнарының республика шәһәрләрендә һәм районнарында халык арасында дәгъвәт юнәлешендә киң колачлы эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Шул ук вакытта мөселманнар арасында исламдагы Хәнәфи мәзһәбенә каршы килгән, традицион булмаган агымнарга иярүнең аерым очраклары да күзәтелүен әйтте. Илфар хәзрәт Хәсәнов имамнарны мәхәллә кешеләрен, бигрәк тә яшь кардәшләребезне Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гәкыйдәсенең хакыйкый мөселман кыйммәтләренә һәм инануларына актив рәвештә өйрәтергә өндәде.
Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров имамнарга дини эшчәнлекне «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» нигезендә, шулай ук татар халкының күп гасырлык гореф-гадәтләрен исәпкә алып бару бурычын билгеләде. Равил хәзрәт имам-хатыйбның, үз мәхәллә кешеләрен ялгышлардан саклау һәм аларның сорауларына ышанычлы җавап бирү өчен, белемле булырга тиешлеген ассызыклады.
Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, көн тәртибендә сорауларны исәпкә алып, мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәдә, РИИ, КИУ һәм БИАда ислам буенча белемнәр алу мөмкинлеге турында искәртте.
Аннан соң нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, РИИның Ислам теологиясе кафедрасы өлкән укытучысы, «Әбүгалисина» мәчете имамы Рәшит Сибгатуллин гакыйдә буенча лекция укыды. Ул, белем алып кына калмыйча, мәхәллә кешеләре белән актив аралашырга һәм дәгъвәт алып барырга чакырды: шәригать җентекләп мәсьәләләрен өйрәнеп, мөселманнарга яхшылап аңлатырга өндәде.
Төшке аштан соң семинарда катнашучылар алдында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы вәкилләре, шулай ук Нәзарәтнең юридик бүлеге башлыгы Булат Хөсәенов чыгыш ясады.
Киләчәктә мондый семинарлар даими булачак дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз