Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан һәм Татарстан һәйкәлләре каталогын төзүче-автор Алексей Тарунов вафат булган
Ул Россия Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать институтында Архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре җыентыгы секторы хезмәткәре булып эшләгән.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 5 декабрьдә Казан һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм архитектурасы һәйкәлләре турында каталог-энциклопедиянең авторы Алексей Тарунов вафат булган.
Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать институты хәбәр итте. Тарунов анда күп еллар Архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре җыентыгы секторы хезмәткәре булып эшләгән.
«Күптән түгел генә аның Татарстан һәйкәлләре турындагы китапларын тәкъдим иттеләр. Кызганыч, Алексей Михайлович белән бик аз аралаштык… Үз эшләрен ахырына кадәр җиткерә, проектларын һәм китапларын эшләп бетерә торган чын тикшеренүчеләрнең азайганнан-азая баруы аянычлы», — дип хәбәр итте социаль челтәрдә Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Алексей Тарунов профессиональ журналист, талантлы сәнгать белгече һәм үз тормышын Россиянең мәдәни мирасын саклауга багышлаган нәшир иде. 2005 елдан ул «Наследие народов Российской Федерации» журналының баш мөхәррире һәм нәшире иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз