Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раштуаның асылын искә төшерде
Идарә итүче архиерей Татарстанда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан дин тотучыларга Раштуаның асылы турында искәртте. Идарә итүче архиерей сөйләгәнчә, Аллаһының гәүдәләнеше буларак, Христос кешеләр арасында «явызлык генетикасын» юкка чыгару һәм аларга күккә эләгү мөмкинлеген бирү өчен җиргә килгән.
«Бәйрәмнең асылы турында искә төшерәсем килә. Бу иң бөек күренеш — Ходай җиргә иңә, кеше тәнен кабул итә һәм шул ук вакытта Ходай Тәгалә булудан туктамый. Табиб авыруны дәвалау өчен үзен экспериментларга дучар иткән. Без аны хәзер гөнаһ генетикасы дип атыйбыз. Аллаһ бу гөнаһны вәгазь, тәре аша яңадан терелтә һәм рухландыра. Аллаһы кеше күккә менсен өчен җиргә төшкән — бу христианлык һәрвакыт алга сөргән төп фикер», — диде митрополит.
Бу Раштуа иртәсендә Феофан Татарстан халкын бәйрәм белән котлады, аларга тынычлык һәм игелек теләде, ә аннары Казан шәһәренең Петропавлов соборында изге Иоанн Златоустның Изге литургиясен кылды. Искәртәбез, кичә митрополит Казанның Духосошествие чиркәвендә гыйбадәтне алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз