news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Мәскәү поездына билетларны ташлама белән алып була

Акция 26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр купелы вагоннарга билет алганда кулланыла.

Казан-Мәскәү поездына билетларны ташлама белән алып була
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча йөрүче поезд пассажирлары өчен билетларны махсус тариф буенча 999 сумга сатып алу мөмкинлеге булды. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция буенча билетларны 26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр купелы вагоннарга алып була.

Махсус тариф 23 нче номерлы Казан-Мәскәү поездында кулланыла. 24, 25 февральдә, 10, 11 мартта баручы составларга әлеге акция белән билет алып булмый.

Шулай ук акция буенча билетны 24 нче номерлы Мәскәү-Казан поездына алып була. 22 февраль, 7 мартта акция кулланылмый.

Акция буенча пассажирларның оешкан төркемнәре өчен билет алып булмый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot