news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Мәскәү авиарейсы ике сәгатькә тоткарлана

Рейс, Россия башкаласында метеошартлар начар булу сәбәпле, тоткарлана

  (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казан-Мәскәү авиарейсы ике сәгатькә тоткарлана. “Аэрофлот” авиакомпаниясе самолеты Казаннан 18.15 сәгатьтә очарга тиеш иде, рейсны 20.20 сәгатькә кадәр кичектерделәр.
“Татар-информ” МА на “Казан” Халыкара аэропортында белдерүләренчә, рейс Россия башкаласында метеошартлар начар булу сәбәпле, тоткарлана.
Шулай ук Новосибирск-Казан авиарейсы да тоткарлана. “Ак Барс Аэро” компаниясе самолеты Казанга 17.00 сәгатьтә төшәргә тиеш иде, әмма рейс 17.30 сәгатькә кадәр кичектерелгән. Хәзергә кадәр борт һавага күтәрелмәгән. Рейс тоткарлануга һава судносының соңарып килүе сәбәп булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot