news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Севастополь яңа банкнотлар символлары өчен онлайн-тавыш бирүдә җиңде

Татарстан башкаласы Казан Кремле һәм Казан федераль университеты символлары 421 мең 748 тавыш белән икенче урынны алган.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия банкының яңа банкнотлары символлары өчен онлайн-тавыш бирү этабы тәмамланды. Берничә көндәге киеренке көрәштә твояроссия.рф. сайтында турнир таблицасында Казан һәм Севастополь лидерлыкка чыкты.

Татарстан башкаласы Казан Кремле һәм Казан федераль университеты символлары өчен 421 мең 748 тавыш белән икенче урынны алган. Рейтинг башында - 428 мең 718 тавыш белән Севастополь.

Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалы эфирында россиялеләр смс-хәбәр җибәреп тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртү мөмкинлегенә ия була, аннары Үзәк банк 200 һәм 2000 сумлык купюраларда урнаштырачак шәһәр символлары игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100