Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мөселман киносы фестивалендә беренче тапкыр кино матбугаты призы тапшырылды
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы бара.
Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман кинофестивалендә беренче тапкыр халыкара кино матбугаты призы тапшырылды. Моның өчен ике кешедән торган жюри билгеләнгән иде. Болар – кино белгече һәм журналисты Вита Рамм һәм "Эфир" каналы журналисты Дмитрий Пивоваров.
Алар сәхнәгә чыгып мондый призның бөтен кинофестильләрдә булуын әйтте. 2004 елда беренче мөселман киносы фестиивалендә жюри әгъзасы булган Дмитрий Пивоваров бүгенге фестивальне беренчесе белән чагыштырды.
"Актуальлек һәм хакыйкать өчен" дип аталган кино матбугаты призын "Форсаж" Россия фильмы алды. Режиссеры – Наталья Гугуева. Матбугат жюрие дипломы "Бакши" документаль фильмы режиссеры Реза Голами Мотлагка тапшырылды. Ул – Иран режиссеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз