Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мөселман киносы фестиваленә актер Дмитрий Дюжев киләчәк
VI Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында кино йолдызлары Антон Макарский, Вениамин Смехов, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Валерия Ланская, Светлана Дружинина катнашыр дип көтелә
(Казан, 10 август, “Татар-информ”). VI Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында кино йолдызлары Антон Макарский, Вениамин Смехов, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Валерия Ланская, Светлана Дружинина катнашыр дип көтелә. Чараны ябу тантанасына исә Сергей Соловьев, Марина Голуб, Александр Филиппенко, Дмитрий Дюжев, Андрей Федорцов һәм Сергей Селин килер дип уйланыла.
Моңа кадәр фестиваль кунаклары Россия һәм дөнья кинематографы йолдызлары - Катрин Денев, Изабель Аджани, Марк Дакаскос, Айдан Шенер, Кэри Хироюки Тагава, Арманд Ассанте, Азизоллы Хамиднезаде, Ия Нинидзе, Никита Михалков, Эльдар Рязанов, Евгений Миронов, Маргарита Терехова, Аристарх Ливанов, Александр Митта, Игорь Петренко, Алла Сурикова һәм башкалар булды, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз