news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мөселман кинофестиваленең жюри составы билгеле булды

Быел фестивальгә дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм керде, алар арасында Татарстанда җитештерелгән 38 картина бар.

Казан мөселман кинофестиваленең жюри составы билгеле булды
архив / Рамиль Гали

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 24-30 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестивальнең конкурс программасы шорт-листын дөньяның ун иленнән танылган кинематографистлар бәяләячәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюрины Казахстан режиссеры, сценарист, актер һәм продюсер, «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе академигы Серик Апрымов җитәкли. Аның составына шулай ук Иран сценаристы һәм режиссеры Зохра Замани, Сербиядән продюсер һәм режиссер Йован Маркович, Көньяк Кореядан кино белгече Хонг Санг Ву кергән.

Шулай ук жюри составында - Италиядән кинопродюсер, режиссер, «Бүгенге дин» («Религия сегодня») халыкара кинофестивале директоры Андреа Морген, Даниядән язучы, кинопродюсер, документаль фильмнар режиссеры Соня Вестерхольд, Төркиядән режиссер, сценарист Мәхмәд Вахадыр Эр, Мисырдан кинорежиссер, сценарист, актер, кинокритик Амр Саид Хасан Арафа һәм башка танылган профессионаллар.

Быел фестивальгә дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм керде, шул исәптән Татарстанда җитештерелгән 38 картина. Финалистлар исемлеге 1 апрельдә фестивальнең kazan-mfmk.com сайтында урнаштырылачак.

Казан мөселман киносы фестивале кысаларында параллель программалар фильмнары күрсәтеләчәк. Тамашачылар Корея, Тунис, Серб, Африка киносы тупланмаларын, Эльдар Рязанов һәм Станислав Говорухин фильмнарының ретроспективаларын күрәчәк, төрле елларда ВГИКны тәмамлаучыларның фильмнарын («ВГИКның 100 еллыгына»секциясе) бәяләячәкләр.

Тамашачыларга аерым блок итеп төрле ел кинофестивалендә җиңгән фильмнар тәкъдим ителә. Моннан тыш, халыкара кинопроектлар питчингы узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100