news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла

Туристларны Санкт-Петербург сарайлары һәм Казан мәчетләре кызыксындыра.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург сарайлары һәм Казан мәчетләре кергән туристик маршрут 2018 елда ачылыр дип көтелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, әлеге маршрутны тәкъдим итү халыкара туроператорларда кызыксыну уятты.

Туристлар өчен Санкт-Петербург сарайлары һәм Татарстанда тәкъдим ителгән ислам темасы кызыклы дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot