Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Мәрьям Ана иконасы рус халкын татарлар белән килештергән - патриарх Кирилл
Рус Чиркәве башлыгы Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булган көнне олы гыйбадәт кылды
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген православиеле христианнар Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булган көнне бәйрәм итә. Татарстан башкаласы өчен ул төп дини бәйрәмнәрнең берсе санала. Казан кремлендәге Благовещение соборында аның хөрмәтенә Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл җитәкчелегендә тантаналы литургия башкарылды.
Православиелеләр бәйрәме алдыннан патриарх Зөянең (Свияжск) “Всех скорбящих Радость” Мәрьям Ана соборында борынгы йола буенча төне буе догада булды. Бүген Рус парвославие чиркәве башлыгы Казанда беренче тапкыр Благовещение соборында олы гыйбадәткә – божественная литургиягә җитәкчелек итте. Дога кылган вакытта Рус Чиркәве башлыгына Санкт-Петербург һәм Ладога митрополиты Варсонофий, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан митрополиясе архипастырьлары һәм руханилары хезмәт итте.
Бәйрәм гыйбадәтендә меңләгән диндар катнашты. Бу көнне алар өчен храм янында туры видео-трансляция оештырылган иде, шуңа күрә Благовещение соборында урын җитмәгәннәр бүгенге вакыйганы аннан күзәтә алды. Биредә шуны да билгеләп үтү кирәк: Татарстан башкаласына республикабыздан, илебездән генә түгел, бөтен дөньядан диндарлар килгән иде – службада Европа һәм Америкадан православиеле христианнар катнашты.
Гыйбадәт ахырында руханилар җыелган халыкка бүгенге бәйрәмнең әһәмияте һәм эчтәлеге, тарихы, Казанда пәйда булган Мәрьям Ана иконасының хөрмәтләнүе турында искәртеп сөйләделәр. Аннары аңа һәркем табына алды.
Митрополит Феофан патриархка мөрәҗәгать итеп, рәхмәт белдерде һәм Казандагы чараны онытмаска өндәде. “Мәрьям Ана иконасы үзенең беренче изгеләндерүчесенә олы мәхәббәт саклый. Белегез, биредә Изге Богородица япмасы, һәм сезнең өчен аерым догалар укыла, чөнки сез безнең рухи башлык кына түгел, дәүләт эшлеклеләре дә, гади халык та, дөнья җәмәгатьчелеге дә ярата, белә, әйткәннәрегезгә колак сала торган кеше”, - диде ул.
Казанда булу һәм олы гыйбадәт кылу билгесе итеп митрополит Феофан патриархка Казан Изге Богородица иконасы һәм Казан Мәрьям Ана иконасы панагиясен тапшырды.
“Бүген Казан Мәрьям Ана иконасы могҗизаи табылган көн булуын искә алабыз. Ул көн күп мәгънәгә һәм символларга ия”, - диде Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл җавап сүзендә. Ул әлеге икона белән бәйле могҗазалар, аның Россия дәүләте тарихында һәм язмышында әһәмияте турында искәртте.
“Биредә пәйда булган икона бөтен халык өчен изгегә әйләнде. Татар дружинасы, Иван Грозный Казанга кергәч, берничә дистә елдан соң, Минин һәм Пожарский ополчениесе белән бергә Россия чикләрен саклауга басуы очраклы булмагандыр. Тарихи һәм психологик караштан моныв аңлау кыендыр, мөгаен. Әмма Казанның Мәрьям Ана иконасы пәйда булуда аерым әһәмиятен билгеләсәк, моны аңлавы авыр түгел. Һичшиксез, Казан Мәрьям Ана иконасы рус халкын татарлар белән килештергән. Башкача мөмкин дә булмаган. Җирле халык йөрәгендә нәфрәт һәм шуннан руслар булудан котылу теләге булса, Мәскәүне саклап кем чыгар иде. Мөселманнар белән православиелеләр арасында биредә искиткеч мөнәсәбәтләр урнашкан. Бүген Татарстан мондый әйбәт сөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора”, - дип игътибарны юнәлтте Рус Чиркәве башлыгы.
Патриарх Кирилл үзенең Казанда булу истәлегенә һәм хезмәтләре өчен митрополит Феофанга юбилей хачы һәм панагия бүләк итте. Алар изге князь Владимирның меңьеллыгы уңаеннан чүкеп эшләнгән булган. Ә Благовещение соборына Рус Чиркәве башлыгы Иерусалим Мәрьям Ана иконасын тапшырды.
Бәйрәм хезмәтен тәмам итеп, меңләгән диндарлар Благовещение соборыннан бербөтен коллонна булып хач йөрешенә Казан Богородица ирләр монастырена таба юл алды.
(Миләүшә Низаметдинова әзерләде)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз