news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвенең диварларын төзи башладылар

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен 2-3 елда төзеп бетергә ниятлиләр.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Вәсилә Ширшова). Казанның Богородица монастыре комплексы территориясендәге Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен якындагы 2-3 елда торгызырга ниятлиләр.

Хәзерге вакытта Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу урынындагы мәгарә гыйбадәтханәсенең тышкы диварлары күтәрелә һәм җир өстендә тотып торучы конструкцияләре төзелә. Инде 400 куб метр кирпеч салынган, ел ахырына кадәр тагын 200 куб метр салыначак. Бу хакта Казан Богородица монастыре наместнигы Марк Виленский хәбәр итте.

“Без хәзер ачылган иске храм нигезенә таянабыз – монда бу бик мөһим. Проект ясаучылар белән гел элемтәдә торабыз. Җир асты гыйбадәтханәсе табылгач, план ясалган проектка туры килми иде. Без проектны табылган җир асты храмына ничек бәйләү турында уйландык. Проектка бәйләнгән барлык үлчәмнәрне ачыклыйбыз,  уемнарны, тәрәзәләрне күчерәбез”, – диде подрядчы оешманың баш инженеры Анатолий Ершов.

Искә төшерик: Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве 1932 елда шартлатылган. Бу елның җәендә аны торгызу эшләре башланды. Төзелешне башлап җибәргәнче, төзелеш урынын археологлар тикшергән. Эзләнүләр вакытында җир астында гыйбадәтханә табылган. Аның безнең чорга кадәр сакланган өлешләрен торгызып, өстенә плитә куеп чиркәү төзелеше бара.

Чиркәү хәйрия акчаларына торгызыла, хәзерге вакытка 495 миллион сум акча җыелган.

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен якындагы 2-3 елда торгызырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100