news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды

Казаннан - “Эпатаж” һәм Әлмәттән “Театр Фарса и абсурда” командалары уенда максималь балл җыйды.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда “Республика” КВН төбәк лигасының ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен Казаннан, Яшел Үзәннән һәм Әлмәттән биш команда ярышты, дип хәбәр итә Татарстан КВНы матбугат хезмәте.

Казаннан - “Эпатаж” һәм Әлмәттән “Театр Фарса и абсурда” командалары,  уен нәтиҗәсендә максималь балл җыеп, финалга чыкты.

Жюри составына ВИА “Волга-Волга” солисты Антон Салакаев; “Эфир”да “Новое утро” программасын алып баручы Мария Веденеева; һава торышын алып баручы Анастасия һәм башкалар кергән.

Ярымфиналда шулай ук Яшел Үзәннән “Мозг”, “КФУ КВНЛигасы җыелмасы”, КНИТУ-КАИдан “Шальная” командалары бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100