news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәпләрендә йодка кытлыкны кисәтү белән шөгыльләнәләр

Казан мәктәпләрендә йодка кытлыкны кисәтү белән шөгыльләнәләр

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). ТРда Хәйрия елы һәм “Традицияләрне яңартып, изгелек кылабыз” изге эшләр эстафетасы кысаларында «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ апрель аенда Казанның мәктәп учреждениеләренә составында йод булган “Микройодид” препаратын җибәрде. Ул кече яшьтәге мәктәп укучыларына һәм яшүсмерләргә уку елы азагына кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә әлеге предприятиенең матбугат хезмәте. Авиатөзелеш районының 5нче гимназиясе һәм Мәскәү районының 66нчы мәктәбе әлеге Хәйрия ярдәмен алган.

Балалар һәм яшүсмерләрнең организмында җитәрлек дәрәҗәдә йод булу аеруча әһәмиятле. Балаларда йод кытлыгы акыл һәм физик үсеш тоткарлануга, шулай ук эш сәләте кимүгә, начар өлгерүчәнлеккә китерә. «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ күп еллар дәвамында хәйрия белән шөгыльләнә. Балалар йортларына, интернатларга, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, хастахәнәләргә һәм туберкулезга каршы диспансерларына дару препаратлары, акча бирә һәм төрле хезмәтләр күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot