Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәктәпләрендә укыту-тәрбия эше тикшерелә
Казан мәктәпләрендә укыту-тәрбия эше тикшерелә
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә шәһәр мәктәпләренең ел агымындагы эшчәнлеген тикшерү башланды. Шул максаттан һәр районның милли, инновацион һәм башка төрле мәктәп җитәкчеләре мәгариф идарәсенә сөйләшүгә килде.
Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Рәйханә Баһавиева әйтүенчә, мәктәп директорлары идарә җитәкчелеген тематик эш планнары, сыйныф журналлары, педсовет утырышлары кебек эшчәнлекләре хакында мәгълүматлар белән таныштырачак. Әлеге сөйләшүләр урта белем бирү уку йортларында укыту-тәрбия процессын ачыклау һәм аңа бәя бирү максатында башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз