news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәпләрендә төшке аш бәясе арта

Башлангыч сыйныфлар өчен бер тапкыр ашау 66 сум, ике тапкыр ашау 94 сум, 5-11 сыйныфлар өчен төшке аш бәясе 69 сум була.

Казан мәктәпләрендә төшке аш бәясе арта
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). 1 апрельдән Казан мәктәпләрендә ашханәдә төшке аш бәясе дүрт сумга артачак. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Шул ук вакытта Татарстан башкаласындагы мәктәпләрдә ашханәдә ашау бәясе Россиядә иң түбәне булып кала. Льготасы булган 23 мең укучы элеккечә үк түләүсез ашый ала", - диелгән бу хәбәрдә.

Башлангыч сыйныфлар өчен бер тапкыр ашау 66 сум, ике тапкыр ашау 94 сум була. 5-11 сыйныфлар өчен төшке аш бәясе 69 сум торачак.

Бәяләр үзгәрү соңгы ел ярым вакыт эчендә азык-төлек товарларына бәя арту белән бәйле, диелгән бу хәбәрдә.

Казан мәктәпләрендә төшке аш бәясе соңгы тапкыр 2017 елның ноябрендә арткан булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100