Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәпләрендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты турында дәресләр үткәрелә
Мондый дәресләр ел азагына кадәр алып барылачак
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан мәктәпләрендә Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган дәресләр уздырыла башлады. Чемпионатны популярлаштыруга юнәлдерелгән белем бирү проекты 4-11 сыйныф укучыларына йөз тота. Бу хакта бүген журналистларга матбугат очрашуында “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
Проектны оештыручы – Спорт проектлары башкарма дирекциясе. Дәресләр барышында укучылар чемпионат тарихы, спортның су төрләре һәм спорт объектлары турында мәгүлүматлар ишетәчәк. Шулай ук аларга чемпионат талисманнары – кар барслары Итиль һәм Алсуны күрсәтәчәкләр.
“Мондый дәресләр ел азагына кадәр үткәреләчәк. Бүген беренче ике дәрес Казанның 146 һәм 175 нче мәктәпләрендә уза. Аларны чемпионат илчеләре – су тубы спорт төрендә танылган Ирек Зиннуров һәм эльмира Кәлимуллина алып бара”, - диде Азат Кадыйров.
Аның сүзләренә караганда, укучыларга шулай ук чемпионат турында видеодәрес тә күрсәтеләчәк. “Без олимпия чемпионнары Глеб Гальперин һәм Мария Киселева тәҗрибәсе, белеме, абруен кулланып, видеодәрес яздырдык. Гыйнвардан башлап, без бу видеодәресне Казан, Татарстан һәм хәтта Россия мәктәпләрендә дә күрсәтергә ниятлибез. Яшьләргә спортның судагы төрләре белән шөгыльләнү турында мәгълүматлар җиткерергә телибез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз