news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәпләрендә рус теленнән төп дәүләт имтиханын телдән бирделәр

Тугызынчы сыйныф укучыларының белемен ике төрле ысул белән тикшерделәр, иң кулай ысул киләчәктә Россия күләмендә кулланылачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә һәм Чечняда тугызынчы сыйныфларда укучылар арасында рус теле фәне буенча төп дәүләт имтиханының телдән тапшырыла торган өлешен сынадылар. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда бу сынау Казанның 10 мәгариф учреждениесендә үткәрелде: аерым алганда, 54, 146, 137, 68, 69, 141, 161 нче мәктәпләрдә, КФУ карамагындагы 155 нче һәм 2 нче гимназияләрдә, 5 лицейда узды.

"Имтиханның ике моделе кулланылды. Беренчесен компьютерда бирәләр: имтихан барышында укучы биремнәргә телдән җавап бирә, бу җаваплар язылып бара, аннан соң экспертларга тикшерергә тапшырыла. Икенче модель – сайланган тема буенча имтихан комиссиясе әгъзалары белән аралашу. Бу очракта аудиториядә утырган бәйсез эксперт сөйләм теленең сыйфатын бәяли", – дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Ун мәктәпнең һәрберсендә укучыларның белемнәрен ике ысул белән дә бәяләп караганнар. Сынауга нәтиҗәне экспертлар ясаячак, шуннан соң Россия күләмендә куллану өчен иң кулай ысул сайлап алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100