news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәпләрендә көзге каникуллар озайтылды

Казанда барлыгы 230515 кешегә гриппка каршы иммунизация чаралары каралган

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Балалар арасында грипп авыруы таралуын кисәтү максатыннан, Казан мәктәпләрендә көзге каникулны 15 ноябрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителгән. Хәзерге вакытта мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм аларга йөрүче балаларга вакцинация ясау эшләре оештырыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе сайты. Әлеге чара исә шәһәр Башкарма комитетының санитария-эпидедемиягә каршы көрәш комиссиясенең 5 ноябрьдәге утырышында кабул ителгән карар проектына ярашлы рәвештә кабул ителгән. Шулай ук 15 ноябрьгә кадәр медицина персоналын А/H1N1/ гриппын диагностикалау, дәвалау, кисәтү мәсьәләләре буенча медицина персоналын өстәмә рәвештә укыту да планлаштырылган.

 

Гомумән алганда, 2009 елда өстенлекле илкүләм проект кысаларында Казанда 230515 кешегә гриппка каршы иммунизация чаралары каралган, калага кирәк кадәр препаратлар, шул исәптән 44590 дозалык “Гриппол-плюс” һәм 185925 доза “Гриппол” дигәне, китерелгән.

 

3 ноябрь мәгълүматлары буенча, Россиядә бу авыруны йоктырган 3122 очрак теркәлгән, шул исәптән 14 очрак кешене үлемгә китергән. Татарстанда исә 42 очракта А/H1N1/ гриппы диагнозы куелган, шуларның 12се төрле чит илләрдән ияртеп кайтылганы беленгән: Мисырдан – 5 очрак, Испаниядән – 3 очрак, Төркия, Кипр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тайландтан – 1әр. Болардан тыш, чит илләрдән кайткан мәктәп укучыларының медицина тикшерүе узмый гына укуларын дәвам итүләре ачыкланган. Республиканың 12 территориясендә гриппның шушы төре аеруча таралган: Түбән Камада 9 очрак мәгълүм, Казан белән Чаллыда – 8 әр очрак, Әлмәттә – 4, Азнакай һәм Лениногорск районнарында – 3әр очрак, Нурлатта – 2, Аксубай, Чистай, Яшел Үзән, Алабуга, Балык Бистәсе районнарында – 1әр очрак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100