news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәпләренә ИТ-сыйныфлар кертү буенча фикер алыштылар

Татарстан Республикасында яңа уку елыннан 34 ИТ-сыйныф эшли башлады

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ИТ-сыйныфлар кертелгән мәктәп укытучылары һәм мәктәп администрациясе белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә “ТР Мәгълүмат техноологияләре” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, ТР Мәгариф һәм фән министры вәкиле Марина Алексеева, Иннополис Университеты ректорының вузга кадәр белем бирү буенча урынбасары Сергей Масягин, “Байтик” компьютер лагере директоры Лариса Бикмуллина катнашты.
Татарстан Республикасында яңа уку елыннан 34 ИТ-сыйныф эшли башлады. 34 мәктәп заманча җиһазланачак.
ИТ – сыйныфта атнага 8 сәгать каралган, 4 информатика һәм тагын 4 дәрес сайлау буенча ИТ курсларларга багышланачак.
Киңәшмәдә “ТР Мәгълүмат технологияләре” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул Ит-сыйныфларда куелган бурычлар һәм максатлар турында сөйләде, мәктәп вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Иннополис Университеты ректорының вузга кадәр белем бирү буенча урынбасары Сергей Масягин киңәшмәдә катнашучыларга “Робототехника” юнәлешендә планлаштырылган эшне тәкъдим итте. Киңәшмә ахырында 34 мәктәпнең роботехникасы булмаган 22 се җиһазлар комплекты алды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot