news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәпләре Россиядә иң яхшылар өчлегенә кергән

Татарстан башкаласына респондентларның 10,53 проценты үз тавышын биргән

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казан мәктәпләре Россия шәһәрләрендәге иң яхшы уку йортлары Топ-3кә кергән. Сораштыруны Россия ял итү өчен торак броньлау буенча Tvil.ru сервисы үткәргән.

Респондентлар фикеренчә, иң яхшы мәктәпләр Мәскәүдә урнашкан, алар өчен 40,35 процент тавыш бирелгән. Икенче урында - Санкт-Петербургтагы мәктәпләр (33,33 процент). Өченче урында Казан, аның өчен сораштыруда катнашучыларның 10,53 проценты үз тавышларын биргән.

Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Ялта һәм Екатеринбург мәктәпләре дә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot