Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган самолет Мәскәүгә барып җитте
Махсус җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган махсус борт Мәскәүгә төшеп утырды.
«ИЛ-76 самолеты „Жуковский“ халыкара аэропортына төшеп утырды», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус медицина модульләре белән җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсендәге реанимация бүлегендә яткан балаларны Мәскәүгә алып баралар, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз