news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге фаҗигага Галәвиевның деструктив төркем белән мавыгуы сәбәп булган

Ул алар турындагы мәгълүматны интернеттан тапкан.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова).Россия Тикшерү комитетында Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗиганең сәбәбен атадылар.

Җинаять эше материаллары буенча, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев деструктив төркем белән мавыккан. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

«Галәвиев деструктив субкультураларның берсендә формаль булмаган вәкилләрнең гамәлләрен кабатларга омтылган, алар турында мәгълүматны ул интернеттан тапкан. Ул аларның гамәлләрен һөҗүм иткәндә кулланган», — дип ачыклык кертелә РФ Тикшерү комитеты сайтында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Илназ Галәвиевка берьюлы дүрт маддә буенча гаепләү белдерелгән. Зыян күрүчеләр эше буенча 600дән артык кеше уза.

Психолог-психиатрия экспертизасы Галәвиевны үз акылында дип таныды. Ул үз гаебен таныды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100