Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәбендәге атышта зыян күргән тагын бер бала Мәскәүдән өенә кайтты
Яшүсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанның 175нче гимназиясендә булган атышта зыян күргән 8А сыйныф укучысы Тимур З. Мәскәүдән Казанга кайтты. Ул Мәскәүдә дәваланган иде. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
«Ул әлегә өйдә, табиблар күзәтеп тора», — дип сөйләде малайның әтисе Марат З.
Тимур З. 12 май көнне махсус рейс белән Мәскәүгә җибәрелде. Ул иң зур зыян күргән биш баланың берсе иде.
Яшүсмернең үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган булган. Ул наркозда булган. Мәскәү табиблары аның тәненнән кыйпылчыкларны алу өчен берничә операция ясаган, кан салганнар.
«Баулы-информ» басмасы мәгълүматлары буенча, Тимур 11 майдан аңсыз булган. 19 май көнне операция ясаганнан соң гына аңына килгән, мөстәкыйль рәвештә сулый һәм сөйләшә башлаган.
Элегрәк «Татар-информ» атыш вакытында зыян күргән бер кызның Мәскәү хастаханәсеннән чыгуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз