news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән 6 баланы хастаханәдән чыгарганнар

Мәскәүдә дәваланучы сигез кешенең дә хәле тотрыклы.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүмнән соң Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган алты баланы клиникадан чыгарганнар.

«Республика балалар клиник хастаханәсендә алты укучы дәвалануын дәвам итә. Алтысын кичә чыгардылар», — дип искәрттеләр ведомствода.

Тагын 8кеше (бишесе — 175нче гимназия укучылары) Мәскәүдә дәвалана. Апарның хәле тотрыклы, дип хәбәр итә Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100